Казанның Глушко урамында бер кызны бәрдергән чит ил машинасы йөртүчесен эзлиләр
Казанда Глушко урамында кызны бәрдергән чит ил машинасы йөртүчесен эзлиләр.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 21 апрель кичендә Hyundai Solaris йөртүчесе Kia Cerato машинасына юлын бирмәгән. Ул бәрелешүдән качарга тырышып тротуарга чыккан һәм 26 яшьлек кызны бәрдергән. Hyundai йөртүчесе вакыйга урыныннан качкан.
Дәүләт автоинспекциясе авария шаһитларын эзли, видеоязмаларны электрон почтага җибәрергә чакыра infogaikazan@yandex.ru.