26 апрельдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак
26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан республика җитәкчелеге катнашында Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы башлана, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Тантана 9.30 сәгатьтә була.
Аңа кадәр 9.00 сәгатьтә язучылар, шагыйрьләр тарафыннан Казанның меңьеллыгы паркында урнашкан Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салыначак.