Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар-информ» журналист һәм блогерларны «Татарча диктант» язарга чакыра

24 апрельдә 11.00 сәгатьтә «Татмедиа»ның матбугат конференциясе залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештыра. Чарада массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар белән берлектә популяр блогерлар да катнаша. Диктант текстын «Сөембикә» журналы хезмәткәре, социаль челтәрләрдә актив эшләүче блогер-журналист Фәгыйлә Шакирова укыячак.

«Бүгенге цифрлы заманда социаль челтәрләр – безнең төп аралашу мәйданы. Кызганыч, интернетта халык татарча язганда грамматика аксый, күп очракта татарча шрифт кулланылмый. «Татарча диктант» акциясенең төп максаты – халыкта татар телендә дөрес, матур һәм сыйфатлы итеп язарга өйрәнергә теләк тудыру. Без теләсә кайсы мохиттә, шул исәптән блогларыбызда да, телебезнең кагыйдәләрен сакларга тиешбез», – диде Фәгыйлә Шакирова.

Аның әйтүенчә, «Татарча диктант» акциясендә Раилә Ахунова, Рафис Атаказ, Рәмзия Әхмәдуллина, Гөлгенә Шиһапова һ.б. танылган блогерлар да катнашырга теләк белдергән. «Алар – меңләгән кеше өчен үрнәк. Блогерларның диктант язуы башкаларны да туган телгә игътибарлырак булырга, хатасыз язарга илһамландырыр дип өметләнәм», – диде ул.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә.

«Татарча диктант» «Татар-информ» сайтында трансляцияләнәчәк, диктантны онлайн да язып булачак. Бу очракта диктантны язучылар дөреслекне мөстәкыйль тикшерә – диктант язылганнан соң тексты «Татарча диктант» сайтында чыгачак.

  • Быел акция унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган. Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла, ул туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

  • Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Беренче елларда ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче татарларны берләштерә.

    Чара ике форматта уздырыла: офлайн - махсус оештырылган мәйданчыкларда (мәктәпләрдә, университетларда, мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә) һәм онлайн - diktant.tatar рәсми сайты аша. Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

    Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Партнерлар арасында ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus