Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе гүзәллеге» күргәзмәсе ачыла
23 апрельдә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалылыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул истәлекле вакыйгага – 2026 елда Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы дип игълан ителүенә багышланган. Бу хакта «Казан кремле» музей-тыюлыгы хәбәр итте.
Экспозициядә түбәндәге эшләр тәкъдим ителә:
- рәссам һәм реставратор Дамир Әхмәтгалиевның кулдан ясалган Коръән битләре, шәмаилләре һәм кыйтгалары;
- Алабуга музей-тыюлыгы коллекциясеннән дизайнер-зәркәнче Азамат Гыйләҗетдиновның «Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме» дип аталган миниатюр скульптуралар коллекциясе.
Күргәзмәне ачу тантанасы 23 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана.
Экспозиция 2026 елның 22 сентябренә кадәр эшләячәк.