Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 50 яшьлек ир-ат һәлак булган
Фаҗига Тәтеш шәһәренең Воробьев урамындагы шәхси торак йортта булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, янгында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Коткаручылар җимерекләрне аралаган вакытта аның мәетен табып алган.
Янгынның мәйданы 88 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан.