Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Новосибирск өлкәсендә мәктәп укучылары өчен «Татар мәдәнияте сәгате» узган

Новосибирск өлкәсе Калинин районы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының мәдәнияте һәм традицияләренә багышланган чара узган. «Татар мәдәнияте сәгате»н Новосибирск өлкәсенең «Ак калфак» татар мәдәнияте үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырган. Бу хакта Новосибирск өлкәсенең «Ак калфак» татар мәдәнияте үзәге» ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.

Чара үсеп килүче буынны Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни төрлелеге белән таныштыру, халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыту максаты белән үткәрелгән.

Мәдәни очрашуда катнашучы укучылар татар этносын формалаштырган традицияләр, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр белән танышкан, татар телендә исәнләшергә һәм саубуллашырга өйрәнгән. Балалар татар милли биюләре, уен кораллары турында да белгән. Милли киемнәргә аеруча зур игътибар бирелгән. Укучылар татар милли баш киеме – түбәтәй киеп караган.

Кызлар һәм малайлар капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек традицион уеннар белән дә танышкан. Моннан тыш, һәр катнашучы татар халкының милли татлы ризыгы – чәкчәк белән сыйланган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus