Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Рим Гыйниятуллинның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Советы рәисе Рим Гыйниятуллинның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Бу көннәрдә Татарстан делегациясе - эш сәфәре белән Үзбәкстанда. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән хушлашу мәрасименә республика җитәкчелеге исеменнән ТР премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җибәрелде. Ул мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов үз телеграммасында Рим Гыйниятуллинның хатыны Тәнзилә Янбәк кызының тирән кайгысын уртаклашты.

«Тормыш иптәшегез Гыйниятуллин Рим Абдулла улы вафат булуга бәйле рәвештә олы кайгыгызны уртаклашам.

Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Үзбәкстан татарларының абруйлы лидерларыннан берсе арабыздан китте», – диелә телеграммада.

Республика Рәисе сүзләренчә, Рим Гыйниятуллин күп еллар дәвамында татар халкының бердәмлеген ныгыту, Татарстан белән Үзбәкстан арасында гуманитар һәм эшлекле элемтәләрне үстерү, шулай ук ике халык арасындагы дуслык традицияләрен саклау юнәлешендә эшләде. Гыйниятуллинның эшчәнлеге халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, тынычлык һәм иминлекне ныгытуга зур өлеш кертте, дип искәртте ул.

«Рим Абдулла улының бу дөньядан бәхетле кеше булып китүенә ышанам - ул тормышта бик күп мөһим һәм игелекле эшләр башкарды, үзе турында яхшы истәлек калдырды. Сезнең һәм улларыгызның олы кайгысын уртаклашам. Бергә гомер кичергән бәхетле еллар истәлеге, балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның теләктәшлеге сезгә зур югалту ачысын кичерергә ярдәм итсен», - дип язган Миңнеханов.

Телеграмма азагында ТР Рәисе татар телендә кайгы уртаклашу сүзләре, шулай ук мәрхүмнең күңеле тынычлык табачагына өмет белдергән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus