Сахалинда бер сәгать эчендә ике җир тетрәү булган
Сахалинда 40 минут эчендә ике җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Беренче 5,2 магнитудалы җир тетрәү 20:03 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12:03) булган. Эпиүзәк Рейдово авылыннан 262 км ераклыкта 50 км тирәнлектә теркәлгән. Шуннан соң 3,2 магнитудалы җир тетрәүне 20:41 сәгатьтә теркәгәннәр (Мәскәү вакыты буенча 12:03). Эпиүзәк Пильво авылыннан 19 км ераклыкта һәм 9 метр тирәнлектә булган.