Песошин Татарстан муниципаль җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Казанда «Корстон» комплексында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
Татарстан муниципаль җәмәгатьчелегендә 7,5 меңнән артык вәкиллекле орган депутаты һәм 6,3 меңнән артык муниципаль хезмәткәр, 914 муниципаль берәмлек башлыгы, 522 территориаль иҗтимагый үзидарә Советы активисты, шулай ук социаль өлкә һәм ТКХ хезмәткәрләре бар.
Алексей Песошин җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, ул быел республикада җирле үзидарәнең 20 еллыгы белән билгеләп үтелә.
«Бүген бирегә төрле елларда, үз чорының барлык авырлыкларына карамастан, кыюлык белән үз өсләренә җаваплылык алган һәм шәһәрләребезне һәм районнарыбызны, авылларыбызны һәм бистәләребезне үстерү, территорияләребезне социаль-икътисади яктан төзекләндерү һәм гомумән халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән кешеләр җыелды. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим», – диде ТР Премьер-министры.
Ул ассызыклаганча, гомумдәүләт дәрәҗәсендә җирле үзидарә көнен бәйрәм итү, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президент тарафыннан Муниципаль берәмлекләр мәсьәләләренә игътибар итү – бу эшнең әһәмиятен югары бәяләү һәм урыннардагы эшләрнең торышы өчен зур җаваплылык.