Миңнеханов муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Россиядә Җирле үзидарә көнен 21 апрельдә билгеләп үтәчәкләр. Бу дата турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, регионның муниципаль бергәлеге бүген идарәчеләрнең, хезмәткәрләрнең һәм җәмәгатьчеләрнең берләштерелгән зур командасын тәшкил итә.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанның җирле үзидарә системасына 7,5 меңнән артык вәкиллекле орган депутаты, 6,3 меңнән артык муниципаль хезмәткәр, 914 муниципаль берәмлек башлыгы һәм 522 территориаль иҗтимагый үзидарә советлары активисты керә.
Шулай ук бу өлкәгә социаль өлкә һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җәлеп ителгән, алар урыннарда тормыш эшчәнлегенең төп мәсьәләләрен хәл итәләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җирле хакимият идарә итүнең халык өчен иң якын һәм аңлаешлы дәрәҗәсе булып кала. Ул муниципаль берәмлекләр вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республикада җирле үзидарә көненең тантаналы дәрәҗәдә билгеләп үтелүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район җитәкчеләренә активистларны һәм хезмәткәрләрне хөрмәтләүгә багышланган чаралар оештырырга кушты.