Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Туган тел» җыенында катнашучылар туган телдә белем бирү буенча тәҗрибә уртаклашты

Бөтендөнья «Туган тел» җыенында катнашучылар Казан шәһәре Мәскәү районының КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә делегатлар гимназия эшчәнлеге белән таныштылар, фәннәрне туган телдә укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, физика, геометрия, татар әдәбияты фәннәре буенча татар телендәге дәрес фрагментларын карадылар.

Чара кысаларында кунаклар Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей белән дә танышты.

Алга таба гимназиядә «Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре» темасына фәнни-методик семинар булып узды. Семинарда делегатларга заманча күптелле шәхес тәрбияләү һәм укыту чарасы буларак туган телдә белем бирү, онлайн мәктәп, «Остаз» проекты тәкъдим ителде. Шулай ук ясалма фәһем нигезендә укучыларның язма эшләрен тикшерүче кушымта белән таныштыру булды, башлангыч сыйныф укучыларында креатив фикерләү устерү алымнары,әдәби подкаст, «Тел дәрьясы» гимназия проектлары – туган тел дәресләрендә уңышка ирешүдә навигатор, уку-укыту процессында игътибарлылык, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерүнең инновацион алымнары» тәкъдим ителде.

Педагогик остаханәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Шулай ук этник кыйммәт буларак туган тел һәм аны өйрәтүгә бәйле проблемалар буенча фикер алышу булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus