Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Россия суы» 40 төбәкне берләштерде: Чаллыда Бөтенроссия акциясе башланды

Чаллыда «Россия суы» Бөтенроссия съезды узды, анда судан файдалану, экология һәм табигатьне саклау чаралары өлкәсендә илнең 40 төбәгеннән 200гә якын белгеч җыелды. IT-паркта панель сессияләр һәм масштаблы инновацияләр күргәзмәсе узды, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.

Съезд барышында РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков Мәләкәс елгасында эшлекле киңәшмә үткәрде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин һәм Су ресурслары департаменты директоры Александр Шадриков белән бергә ул елга юлын чистарту темпларын бәяләде.

«Илнең елгаларында һәм сулыкларында комплекслы алым кулланыла: ләмнән чистартып кына калмыйбыз, яр буйларын төзекләндерәбез дә», – дип искәртте Корольков.

Ул журналистларга Мәләкәс елгасында башкарылган эшләр турында сөйләде.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә объектның әзерлеге 29 процент тәшкил итә, 2027 елга кадәр 3,1 чакрым елга юлын чистартырга һәм 321,6 мең кубометр су төбендәге утырмаларны бетерергә кирәк.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин коллегаларына Чаллыда съезд оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Чаллы елгасын чистарту буенча документлар әзерләнгән. «Бездә федераль программага керү мөмкинлеге зур. Проектны программага кертү һәм финанслар алу юнәлешендә эшләячәкбез», - диде Җиһаншин.

Съезд барышында Россиянең 15 алдынгы компаниясе казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Экспозициянең шактый өлешен «Чиста булачак», «Алдынгылар хәрәкәте»нең, «Кванториум» балалар паркының, картиналар галереясенең һәм Рус география җәмгыяте бүлекчәләренең эко-агарту проектлары алып торды. Урамдагы күргәзмәдә электробус, суүткәргеч, бортлы КАМАЗ һәм күчмә эколаборатория тәкъдим ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus