Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада махсус хәрби операция ветераннарын спортка җәлеп итәләр

Түбән Камада махсус хәрби операция ветераннары, йөзүне дә кертеп, җиде спорт төре буенча бушлай күнегүләр уза. Чара «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы катнашында оештырылган һәм хәрбиләрне физик, психологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

Күнегүләр һәркемнең үзенчәлекләрен исәпкә алып уза. Бассейнда остаз ветераннарны йөзү техникасына, шул исәптән аркада йөзәргә өйрәтә. Күнегүләрнең берсендә биш кеше катнашты, аларның һәркайсы хәрби хәрәкәтләр барышында җәрәхәтләр алган.

Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Ветераннар әйтүенчә, спорт физик форманы торгызырга гына түгел, эчке кичерешләрне җиңәргә дә ярдәм итә.

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалында ачыклык кертүләренчә, программа җиде дисциплинаны (нард, өстәл теннисы, йөзү, армрестлинг, футбол, мылтыктан ату һәм волейбол) үз эченә ала.

Түбән Камада хәрбиләрне социаль адаптацияләү эше актив үсеш кичерә. Ветераннар шәһәрнең тугыз спорт учреждениесендә бушлай шөгыльләнә, тренажер һәм уен залларыннан, ә кышын чаңгы һәм тимераякны прокатка бирү хезмәтеннән файдалана ала.

Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Фонд ярдәме белән һәм «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында Түбән Кама Ветераннары 25 ярышта катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтүен дәвам итә.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus