Активистлар Казанда ике җир асты кичүен тәртипкә китерде
Казанда «Яшь гвардия» һәм «Россия студентлар отрядлары»ның 20 активисты Зур Крыловка урамындагы ике җир асты кичүен тәртипкә китерде. Активистлар Тышкы төзекләндерү комитеты, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты инициативасы белән оештырылган «чисталык акциясе»ндә катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Эш вакытында алар үзләрен «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре ролендә сынап карады. Берничә сәгать эчендә җир асты кичүләрен тәртипкә китерделәр: диварларны һәм конструкция элементларын юдылар, култыксаларны буядылар. Өслектәге язуларны бетерү эшнең иң авыр өлеше булды.
Акциягә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков та кушылды.
Альберт Шәйнуров яшьләр оешмаларына өмәдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.