Бүген Татарстанда бераз яңгыр һәм 22 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Сишәмбе, 14 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Иртән бераз яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда томан күзәтеләчәк. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә.
Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-16 метрга кадәр җитә.
Төнлә минималь температура +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска, урыны белән +22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда сишәмбе шулай ук аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15 метрга кадәр көчәя. Көндез шәһәрдә максималь температура +13..+15 градус тәшкил итәчәк.