Сургутта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы була
26 апрельдә Сургутта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара була. Бәйрәм «Тукай исән: 140 ел – йөрәкләрдә» дип исемләнгән. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Программада:
- шигырь укучылар бәйгесе;
- «Сандугач» коллективы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе чыгышы;
- шагыйрьнең биографиясенә күзәтү;
- шагыйрь әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр конкурсы;
- туган телдә аралашу һәм чәй эчү.
Махсус кунак: Габдулла Тукайның унынчы буын туганы Венера Батыршина.