Большунов Россия чемпионатында 70 километрга масс-стартта җиңүче булды
Өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Большунов Мончегорскида (Мурманск өлкәсе) чаңгы буенча Россия чемпионатында классик стиль белән 70 километрга масс-стартта җиңү яулады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Большунов дистанцияне 2 сәгать 52 минут 55,4 секундта үтте. Икенче урынны Алексей Червоткин алды, ул 1,4 секундка артта калды. 2,2 секундка артта калып, Илья Семиков өченче булып финишка килде.
Россия чемпионаты ир-атлар масс-старты программасы белән төгәлләнде. Шимбә көнне Карина Гончарова 50 километрга узышта җиңгән иде.