Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Питрәчнең беренче мәктәбе янында «Алма бакчасы» барлыкка килде

Питрәчнең беренче мәктәбе территориясендә укучылар, аларның ата-аналары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ветераннар – бу уку йорты белән бәйле булганнарның барысы да «Алма бакчасы» булдыру өчен берләште. Алмагач үсентеләренә башка куаклар да өстәлде. Бу чара зур бәйрәмгә әверелде. «Алга» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

– Мәктәп каршын капиталь ремонттан соң төзекләндердек, анда розалар чәчәк ата. Ә монда буш урын бар иде. Аны матур итәр өчен нәрсә эшләргә дип уйладык һәм хезмәттәшләр белән бергәләп алма бакчасы ясарга булдык, – дип сөйли мәктәп директоры Нина Утяганова.

Күп кенә гаиләләр чакыруга битараф калмаган, өмәгә балалары белән килгән. Кем өчендер бу үткәнгә кайту булды. Күп балалы әни Анна Парфенова үзе шушы мәктәпне тәмамлаган, хәзер аның балалары монда укый, ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты:

– Элек без агач утыртмый идек, ләкин без карый торган мәктәп яны участогы бар иде. Анда сары китайка алмагачы үсә иде. Бүген без яңа бакчага үз өлешебезне керттек, нәкъ менә шушы сорттагы алмагач үсентесе алып килдек. Бу кирәкле һәм мөһим чара. Балалар агач утыртуның яхшы эш икәнен күрәләр. Кешенең күп килүе бик күңелле, – дип билгеләп үтте ул.

Хәзер мәктәптә яшь агачларның үсеп җимеш бирә башлауларын түземсезлек белән көтәләр: җимешләр белән бер-берсен сыйларга һәм аларны мәктәп ашханәсендә компот әзерләү өчен кулланырга уйлыйлар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus