Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быел Татар яшьләре көннәре 35нче мәртәбә үткәреләчәк

25-31 августта «Идел» яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узачак. 1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре быел үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

«Татар-информ»да булган матбугат очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм әлеге чарага нигез салучыларның берсе булган Илдар Гыйльметдинов та чыгыш ясады.

«Менә кичә генә беренче тапкыр оештырган идек кебек, ләкин 35 ел узган да киткән. Беренче Татар яшьләре көннәре әле Советлар Союзы чорында башланып киткән иде. Минем исемдә, ул вакытта әле өлкә комсомол комитеты секретаре идем. Секретарь булып эшли генә башлаган чаклар. Шунда менә университетның татфак яшьләре булган Рим Гыйльфанов, Резеда Сәфиуллина Татар яшьләре көннәрен үткәрү инициативасы белән килделәр. Без ул фикерне хупладык һәм «Идел» яшьләр лагерен бирдек. Ул вакытта юлламалар саталар иде, төрле төбәкләрдән яшьләр җыела иде. Җиңел түгел иде. Урыннар чикле булгач, качып, яшеренеп 10 урынына 20 кеше килгәне булды», – ди ул.

Спикер чараның никадәр әһәмиятле булуын да әйтте.

«Без яшеренеп килгән делегатларның берсен дә куып чыгармадык, урнаштырырга мөмкинлекләр таптык. Программасын да килүче яшьләр үзләре төзи иде. Ә хәзер программа тулысынча әзер. Шулай ук Болгарга да барып кайта идек. Узган гасырның 90нчы елларында башланып киткән бу чара бер тапкыр да үтмичә калмады. Авыр вакытлар да булды. Финанс мәсьәләләр катлауланганы булды. Татар яшьләре көннәре күп кенә төбәкләрдә яшьләрне җыйган оешмалар барлыкка килүенә дә этәргеч ясады. Әлеге зур чараның уңай тәэсире олуг булды», – дип ассызыклады ул.

Шулай ук Гыйльметдинов, Татарстанның Яшьләре эшләре министрлыгына һәм «Идел» яшьләр үзәгенә рәхмәт белдерде һәм мөһим миссия үтәүләрен билгеләде. Очрашу барышында «Идел»нең башка төр проектларына да тукталдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus