Айгөл Котдусова: «Татар кызы» катнашучылары иң нык татар телен белү дәрәҗәсе өчен борчыла
«Кызлар биредә үзләрен өйдәгечә хис итсен өчен җылы мохит булдырырга тырышабыз. Кураторлар, шул исәптән мин үзем дә, 2021 елгы катнашучы һәм җиңүче буларак, аларга кайда ничек ярдәм итәсен беләбез. Алар өчен без апа да, сеңел дә, дус та, сердәш тә. Без инде бер ай алдан катнашучылар белән элемтәгә кереп, алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыштык.
Кызларның иң зур борчылулары – татар телен белү дәрәҗәсе. Арада репетитор яллап бәйгегә әзерләнгән кызлар да бар. Алга таба кызлар үз төбәкләрендә бәйгене үстерүгә көчләрен кертәләр – бу эшебезнең зур нәтиҗәсе дип саныйм», – ди ул.
«Татар кызы» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- «Татар кызы»: Кызлар әзерләнеп килә – атналар буе өйләрендә токмачлы аш ашыйлар