Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Идел» үзәге директоры Салават Кадыйров: Татар яшьләре көннәре программасы баетылды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган Татар яшьләре көннәре быел 35нче мәртәбә уздырылачак. Оештыручылар билгеләвенчә, Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык.

Быел Татар яшьләре көннәренә илнең 28 төбәгеннән 150 делегат җыелачак. Тулырак бу хакта «Идел» яшьләр үзәге директоры Салават Кадыйров «Татар-информ»дагы матбугат очрашуында сөйләде.

«Татар яшьләре көннәре программасы баетылды. Аның беренче чиратта көннәре арттырылды. Традицион рәвештә өч-дүрт көн үткәрә идек, быел исә ул җиде көн барачак. Һәм безнең һәр ел саен уза торган татар биюе, кул эшләре һәм актёрлык сәнгате осталыгы, татар теле һәм Татарстан тарихы буенча чараларның барысы да була. Аларның бөтенесе дә туган телдә уза. Аннан соң делегатлар үрнәк алып, үзләре яшәгән якларда да проектлар ясыйлар. Шуда күрә дә без лаеклы рәвештә мастер-классларны уздырырга тиешбез», – диде спикер.

Һәр елны делегатлар арасында уздырылып килүче «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре дә үтәчәк.

«Татар яшьләре көннәренең гадәттәгечә лидеры да сайланачак. Лидерга килгәндә, бу очракта кем соң ул? Үз төбәгендә дә ел дәвамында актив эш күрсәткән татар яшьләре оешмаларының алдынгылары, җитәкчеләре. Лидерлар саны ел да үзгәреп тора. Кайсы елны дүрт, кайбер елда алты-сигез лидер булганы да бар. Татар яшьләре көннәренең ябылу тантанасында әлеге исемгә лаек булучылар ачыкланачак. Аннары чарага проектлар белән килү һәм аларны яклаулар да каралган. Ел да ул проектлар үзгәреп, яңарып тора. Бу күренеш тә сөенечле», – диде Салават Кадыйров.

Шулай ук очрашу вакытында татар яшьләренең грантларга гаризалар язарга ныклап өйрәнүләре, бу эштә актив катнашулары кебек сораулар күтәрелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus