Казанда трамвай ике машина белән бәрелешкән, маршрут буенча хәрәкәт туктатылган
Бүген Казанда Киров дамбасы – Несмелов урамы юлы өлешендә трамвай һәм ике җиңел машина бәрелешкән.
Авария аркасында бу өлештә №5 һәм 7 маршрут трамвайлары хәрәкәте вакытлыча туктатылган.
Халыкка үз маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш итәләр.