Язучылар берлегендә «Сүздән моң туа» дип исемләнгән кичә була
24 август көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге ишегалдында «Сүздән моң туа» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, керү ирекле булачак. Кичәне Язучылар берлеге, Татарстан Композиторлар берлеге һәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үткәрә.