Брянск өлкәсендә поезд һәлакәткә юлыкканнан соң өч көнлек матәм игълан ителде
Брянск өлкәсенең Выгоничи районында теракт булу сәбәпле 2, 3 һәм 4 июнь төбәктә матәм көннәре дип игълан ителде. Бу хакта губернатор Богомаз хәбәр итте.
Поезд һәлакәтеннән соң зыян күргән 11 кешене Мәскәү хастаханәләренә озатканнар.
«Татар-информ» агентлыгы шулай ук Брянск өлкәсендә Климоводан Мәскәүгә баручы пассажир поездына күпер җимерелеп төшүе турында язган иде.
Нәтиҗәдә җиде кеше һәлак булган, тагын 66 кеше (шул исәптән өч бала) зыян күргән.