Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Васил Гарифуллин: Флорид Әгъзамов язган китаплар — һәр журналистның өстәл китабы

Казан федераль университетында «Әгъзәмов укулары — 2025» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Флорид Әгъзамов язган китаплар һәр журналистның өстәл китабы булуын билгеләде.

«Флорид Имамәхмәтович Советлар Союзы дәверендә дә журналистикада гуманистик принциплары, кешелекле сыйфатларын алга сөрү булырга тиеш, дип санады. Бу хакта нәшер иткән китабында да язды. Флорид Әгъзамов язган китаплар — һәр журналистның өстәл китабы. Күренекле журналистика әһеленең эшләрен дәвам итәргә тырышабыз. Остазыбызның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Аның исемен йөрткән аудитория бар, яшәгән йортына хәтер тактасы эленгән», — ди ул.

Шулай ук конференция нәтиҗәләре буенча елдагыча җыентык басылачак. Җыентыкка «Татар-информ» журналисты, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле, КФУның 2 курс студенты Юлай Низаевның да мәкаләсе кертелә.

«Бик матур рухиятле чара. Мин Флорид Имамәхмәтовичның райондашы булуы белән горурланам. Ректоратка һәм деканатка шундый зур күләмле чара өчен чын күңелдән рәхмәт. Әлеге фәнни конференция дә журналистиканың үсеш юлын күрсәтә, заманча тенденцияләр алдында дөрес алымнар кулланып эшләргә өйрәтә. Флорид Әгъзамов та гаять цензуралы заманда ук гуманизм принципларын күтәргән. Димәк, новатор булганына тагы бер дәлил, мөгаен. Мин исә бу конференциягә «ТР массакүләм мәгълүмат чараларында цифрлы заман трансформацияләре» дигән доклад яздым», — ди ул.

Чараны КФУ Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе, профессор, педагогика фәннәре кандидаты Юлия Андреева алып барды. Ахырдан уку йортының бу бүлеген тәмамлаган журналистларның очрашуы булды. «Татарстан» дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов турында фильм күрсәтелде. Аны билгеле журналист Дмитрий Второв эшләгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus