Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадында эшләү өстенлекләрен һәм проблемаларны билгеләде

Татарстанның катлаулы вакытларда икътисади үсеше нәтиҗәләре - Россия хакимиятенең федераль дәрәҗәдән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәрге комплекслы эше. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясенә йомгак ясаганда белдерде

«Бәлки, эш күренмидер дә, әмма 5,6 трлн сумлык продукция, 5,2 трлн тулаем төбәк продукты әзерләү – җиңел түгел. Бу бик зур хезмәт», - диде ул.

Татарстан Рәисе төп ставканың югары булуына игътибар итте, ул киләчәк үсештә проблемалар тудырырга мөмкин. «Безне аеруча торак төзелеше тармагы белән нәрсә булачагы һәм ипотеканың ничек үсәчәге борчый», - диде Миңнеханов.

Бурычлар арасында ул предприятиеләрне саклап калуны һәм тулаем республиканың үсеш дәрәҗәсен билгеләде, ә бу барлык дәрәҗәләрдәге ярдәм чараларыннан башка мөмкин булмаячак.

Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар мәсьәләсен мөһим проблемаларның берсе дип атады.

«Беренчесе - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Монда резерв зур. Ә икенчесе - әзерлек: ресурс үзәкләре һәм индустриаль партнерлар. Һәм әлбәттә торак мәсьәләләрен хәл итү, чөнки теләсә кайсы белгеч аңа мохтаҗ», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул шулай ук демография проблемаларына игътибар итте, шуның аркасында хезмәт ресурслары саны кимү ихтималы бар. Татарстан Рәисе сүзләренчә, шул сәбәпле аларны башка илләрдән җәлеп итәргә туры киләчәк.

Миңнеханов шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын теркәү буенча кимү күзәтелгән очракта республика районнары башлыкларына бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты. Ул шулай ук барлык эшмәкәрләрнең дә ярдәм чараларыннан файдаланмавын билгеләп үтте. «Бигрәк тә экспортка, аерым алганда, хәләл продукциягә игътибар итәргә кирәк», – диде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, бизнес өчен инфраструктура булдыру мөһим, мәйданчыклар индустриаль партнерга юнәлдерелгән булырга тиеш. Ягъни анда нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен аңларга һәм төзелеш вакытында шул бурычларны исәпкә алып эш итәргә кирәк. Шулай ук республикада файдаланылмаган сәнәгать объектларына игътибар итәргә кирәк, алар 800 берәмлектән артык, дип өстәде ул.

Моннан тыш, Миңнеханов Россиянең барлык яңа илкүләм проектлар буенча максатларына игътибар итте.

Сүзен йомгаклап, республика Рәисе 2025 елның илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искәртте һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы итеп уздырырга, өстәвенә, 9 Май белән генә чикләнмәскә кушты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus