Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның Саба һәм Мамадыш районнарында парламент дәресләре узды

Татарстанның Саба һәм Мамадыш районнары мәктәпләрендә Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресендә Дәүләт Советы депутатлары Данис Шакиров һәм Нияз Аитов, Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, җирлек башлыгы Расих Хәсәнов катнашты.

Дәрестә депутатлар Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, гражданнарның илнең сәяси тормышында актив катнашуының әһәмияте турында сөйләде.

Республиканың Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» темасына парламент дәресе 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Дәрестә Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина катнашты.

Дәрестә Ватанга хезмәт итү турында фикер алыштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары, геройларның батырлыклары турында сөйләделәр.

Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә торган уртак проекты. 2025 елда Татарстанда парламент дәресе инде унҗиденче тапкыр оештырыла. Быел «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза.

Дәресләрдә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, махсус хәрби операциядәа катнашучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus