Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ике мең укытучы һәм меңнән артык тәрбияче җитми

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрендә ике мең укытучы, балалар бакчаларында меңнән артык тәрбияче җитмәвен әйтте.

«Барыннан да бигрәк математика (344 педагог), рус теле (334), башлангыч сыйныфлар (310), чит тел (180), физика (124), тарих (94), информатика (86) һәм химия (77) укытучылары кирәк. Укытучыларга ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда, Түбән Кама, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында зур», - дип билгеләп үтте ул Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында.

Илсур Һадиуллин узган ел Татарстан мәктәпләренә меңгә якын яшь укытучы эшкә килгәнен искәртте. «Әмма мәгариф оешмасында бер ел эшләгәннән соң, мондый белгечләрнең 23 проценты китеп бара, өч ел эшләгәннән соң – 30 проценттан артык белгеч эшеннән китә. Бу саннар безне шатландырмый, шуңа күрә бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк», - диде ул.

«Яшь укытучыларга ярдәм итүнең аерым программасы булырга тиеш, без бу хакта әйткәнебез булды. Алар эш урыннарыннан бер дә китмичә эшләсен өчен, законны үзгәртергә кирәк. Әгәр студентлар республика югары уку йортларында бюджет хисабына белем алсалар, димәк, берничә ел республиканың мәгариф учрежденияләрендә эшләргә тиешләр. Элек шулай иде бит», - диде министр.

Аның фикеренчә, әгәр бу тәҗрибәне кире кайтармасалар, проблема хәл ителмәячәк. «Өч ел дәвамында булса да алар мәгариф системасында эшләргә тиеш. Ул вакытта алар эш урыннарында калырлар иде, чөнки укыту һәм тәрбия процессына җәлеп итү үзе бер кызыклы процесс», – дип өметләнә ул.

«Республиканың белем бирү оешмасына эшкә урнашкач, яшь укытучылар өч ел дәвамында 3,5 мең сумнан артык өстәмә түләү ала. Бу зур сумма түгел. Алар ким дигәндә 7,5 мең – 10 мең сум алырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча фикер алышабыз. Татарстан мәгариф системасында 76 меңнән артык педагог эшли, шул исәптән 32 меңнән артык мәктәп укытучысы», - диде Илсур Һадиуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus