Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сергач музеен татарларга кагылышлы артефактлар белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр

17 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында «В.А.Громов исемендәге туган якны өйрәнү музеенда» татар авылларының җәмәгать, мәгариф һәм мәдәният әһелләре белән очрашу узды. Очрашуның максаты – Сергач туган якны өйрәнү музеенда татарлар тарихын һәм мәдәниятен чагылдыра торган экспозиция яисә башка яхшырак форма булдыру. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чараны Сергач районы Депутатлары советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе советы әгъзасы Р.Мангушев, «В.А.Громов исемендәге туган якны өйрәнү музее» директоры Н.Громова, «Татар радиосы – Сергач» радиостанциясе директоры Ф.Аймалетдинов оештырган.

Музей бай коллекциягә ия, Сергач халкының һәм шәһәр кунакларының туган як тарихына кызыксынуын да җәлеп итә һәм хуплый, шулай ук бай тарихи мираслы төбәкнең визит карточкасы да булып тора, диелә хәбәрдә.

«Сергач төбәгендә элек-электән татарлар яшәгән. Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларны төбәктән чит җирләрдә Сергач татарлары дип йөртәләр, алар төбәк тарихында саллы урын алып тора. Кызганыч, музейда Сергач татарлары тарихы начар күрсәтелгән, мәгълүмат аз, бу аларның зур тарихына туры килми», – диде Фәрит Аймалетдинов.

Очрашу музей экспозициясе белән танышудан башланып китте, шуннан соң катнашучылар музей фондларын һәм экспозицияләрне татар мәдәниятенә һәм җирли милли колоритка бәйле уникаль артефактлар белән тулыландыруга бәйле мәсьәләләр турында фикерләште.

Бу мәсьәләгә татар мәдәниятен саклауга битараф булмаган күп кеше кушылган. Аерым алганда, әлеге инициативаны яклаучылар арасында Сергач төбәгендә туып үскән меценат Рәис Гафуров та бар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus