Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Яңа исем» проекты шәкертләре Муса Җәлил музей-фатиры белән танышты

«Яңа исем» проекты шәкертләре, студентлар, укытучылар Муса Җәлил музей-фатирында булды. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова шагыйрьнең язмышы, иҗади эшчәнлеге, әсирлектә күргәннәре турында сөйләде. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясенең smm-белгече Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.

«Ләйсән Харасова Муса Җәлилнең фатиры, шәхси китапханәсе, шагыйрьнең үзе исән чакта һәвәскәр рәссам Гимад Тимербулатов эшләгән беренче бюст һ.б. турында күп кенә кызыклы мәгълүмат сөйләде. Музейда шәкертләр төп нөсхә экспонатлар белән танышу бәхетенә ия булдылар. Күргәзмәләр залында «Мусаларда кунакта» интерактив күргәзмәсе эшли. Монда килүчеләр үзләрен Җәлил туган йортта – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында итеп хис итте. Чәчәкле чаршау-кашагалар, кызыл башлы сөлгеләр, сәке һәм мич, кием-салым, бик күп серләрне үзенә җыйган сандык кунакларның музей белән танышуын кабатланмас вакыйгага әйләндерде», – диде ул.

Аның әйтүенчә, чара «Яңа исем» проекты кысаларында оештырылган.

«Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖнең «Казан утлары» журналы редакциясе каршында эшли. Анда 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучылар остазлар белән берлектә каләм чарлый, язу серләренә төшенә. Татарстан китап нәшриятында «Яңа исем» шәкертләре әсәрләреннән альманах басылып килә. Февраль аенда йомгак ясалыр дип көтелә. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән тормышка ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus