Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, парламент башлыгына Казанда яшәүче Диләрә Нуриева кабат мөрәҗәгать итте. Ул Мөхәммәтшинга һөнәрләрне өйрәнү һәм мәктәп укучыларының һөнәри ориентациясе турында яңа проект тәкъдим итте. Бу проект «Бердәм Россия»нең Иҗтимагый ярдәм штабы белән берлектә әзерләнгән.

Искәртеп үтик, Нуриева бу инициативаны хуплау үтенече белән узган елның декабрендә республика башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Ул урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен республикадагы предприятиеләргә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль оешмаларга экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мондый экскурсияләр укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга гына түгел, ә теге яки бу белгечлекне үзләштерү өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеген күзалларга да мөмкинлек бирер иде. Ул вакытта Фәрит Мөхәммәтшин әлеге инициативаны хуплады һәм проектны тормышка ашыру концепциясен әзерләргә тәкъдим итте.

Бүгенге очрашуда Диләрә Нуриева парламент башлыгына мәктәпләр, ата-аналар берләшмәләре һәм республика оешмалары белән уздырылган уртак эш турында сөйләде.

«24 гыйнварда Иҗтимагый ярдәм штабында без бу проектны республиканың профильле министрлыкларына һәм ведомстволарына тәкъдим итәргә планлаштырабыз», – диде Диләрә Нуриева.

Фәрит Мөхәммәтшин Диләрә Нуриевага әлеге инициатива өчен тагын бер кат рәхмәт әйтте.

Шулай ук парламент башлыгына Россия гражданины, Лаеш районының Столбище авылында яшәүче Фисал Хассан дә мөрәҗәгать итте. Мисырда туып үскән Фисал хәзер «Казанская рустехника» оешмасын җитәкли, торак йортлар һәм торак булмаган биналар төзү белән шөгыльләнә. Ул оешма эшенә чит ил яшьләрен актив җәлеп итә һәм хезмәт мигрантлары белән эшләү тәҗрибәсе турында Фәрит Мөхәммәтшинга сөйләде.

Фисал Хассан мобиль кушымта ясаган, шуның ярдәмендә Мисыр халкы республика, мондагы вакансияләр турында, Татарстандагы күпмилләтле халыкның яшәү рәвеше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белә, ә соңыннан виза квотасы буенча республикага эшкә килә. Шул рәвешле, хәзер оешмага 40 кеше эшкә урнашкан. Алар белән социаль адаптация буенча актив эш алып барыла.

«Әлеге кушымта аркылы Мисыр халкы Татарстан турында, илгә килү шартлары турында белде, документлар теркәделәр, КФУда рус телен өйрәнделәр. Бу кешеләр – үз эшләренең чын остасы һәм алар монда эшләргә ниятли», – диде Фисал Хассан.

Казанда яшәүче 77 яшьлек Руслана Вәлиева үзенә моңарчы билгеләнгән пенсия күләмен яңадан карауны һәм санатуны сорап Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

Казанда яшәүче «Имам Әгъзам Әбу Хәниф» мәчете имам-хатыйбы Минзаһит Җиһаншин Мөхәммәтшиннан хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен сәламәтләндерү үзәге булдыру буенча мәчет эшчәнлеге программасын тормышка ашыруда ярдәм сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык мәсьәләләрне дә шәхси контроленә алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus