Казанда Оренбург трактында берничә машина бәрелешкән, 59 яшьлек пассажир хатын үлгән
Казанда Оренбург трактында берничә машина бәрелешкән.
«Татар-информ»га Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләүләренчә, авариядә бер автомобильдәге 59 яшьлек пассажир хатын үлгән.
Юл-транспорт фаҗигасе юлның бу өлешендә зур бөке китереп чыгарган – машина йөртүчеләргә альтернатив маршрут сайларга киңәш итәләр.
Авария урынында ДАИ хезмәткәрләре эшли, хәлнең нечкәлекләре ачыклана.