Федерация Советында финанс мошенникларыннан яклау чаралары әзерләгәннәр
Федерация Советында Россия гражданнарын финанс мошенникларыннан саклауга юнәлгән закон инициативалары пакеты әзерләнгән. Бу хакта журналистларга Федераль Җыенның югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко сөйләде дип хәбәр итә ТАСС.
«Финанс хезмәтләре алучы безнең гражданнарны саклауга юнәлдерелгән закон проектлары инициативаларының тулы пакеты әзерләнде, бу мошенниклар белән көрәш чараларын дәвам итү дә һәм башкалар да», – диде Федерация Советы Рәисе.