Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар турында: Сез булмасагыз, мәгълүмат халыкка ирешә алмас иде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада журналистлар корпусы югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен, бүгенге көндә журналист хезмәтеннән башка хәзерге тормышны күз алдына китерү кыен булуын әйтте. Бу хакта ул «Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Татарстан журналистларын матбугат көне белән котлау чарасында сөйләде.

«Республика җитәкчелеге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ышаныгыз: сез булмасагыз, мәгълүмат халыкка ирешә алмас иде. Яңалыкларны радио, телевидение, газета-журналлардан укыйбыз. Җәмгыятькә барып ирешә торган материалларны әзерләүдә тиз эшләвегез, җаваплылыгыгыздан башка тормышыбызны күз алдына китерә алмыйбыз. Татарстанның журналистлар корпусы хәзерге катлаулы чорда төрле бурычларны хәл итәргә сәләтле», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистика өлкәсе белән парламент арасындагы уртак якларны да атады.

«Журналистика һәм парламентның охшаш яклары бар. Һәр өлкәдә төрле фикерләр, әмма барыннан да элек, җаваплылык та бар бит әле. Без барыбыз да республика җитәкчелеге белән берлектә Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәбез. Иң мөһиме – тынычлык, татулык һәм дуслык», – диде парламент башлыгы.

Тантаналы очрашуда күп еллар үз һөнәренә тугры булган журналистларга бүләкләр тапшырылды.

«Әлеге мәйданчык тантаналы чара өчен очраклы гына сайланмады. Быел илебездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук Россия һәм Татарстанда 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Алга таба безне зур эшләр көтә, шул исәптән патриотик тәрбия өлкәсендә дә. Геройларның тарихы турында күбрәк сөйләргә, язарга кирәк. Бу темаларга аерым игътибар бирелергә тиеш», – дип чыгыш ясады «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus