Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Гарипов: Өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов ассызыклавынча, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Без өлкәннәрдән ярамаган урыннан юл аша чыгу сәбәбен сорыйбыз. Алар юл кичүенә хәтле барырга аяк авырта, ашыгабыз, диләр. Өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Балалар да юлда сикереп уйнарга ярата. Үзләрен генә үлем куркынычы астына куймыйлар, ә шофёрларны һәм юлдан хәрәкәтләнүче бөтен халыкны да», – ди Рөстәм Гарипов.

Гарипов билгеләвенчә, авария урынын калдырып китүче шофёрлар да оператив-эзләү чаралары ярдәмендә табыла һәм җәзага тартыла.

«Юл һәлакәте урыннарын калдырып китүче шофёрлар да бар. Мисал итеп Биектау районында булган аварияне китерә алам. Нәтиҗәдә аны тикшерү органнары тоткарлаган. Кичә Казанда да юл-транспорт һәлакәтеннән соң шофёр, хокук бозуын күрмичә, юлын дәвам иткән. Җинаять җаваплыгына килгәндә – җәза төрле, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калуга кадәр», – диде спикер.

Шулай ук Рөстәм Гарипов юл иминлеге кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан эшләгән «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеген дә уңай бәяләде. Спикер, закон бозган йөк машиналарын да эвакуатор белән штраф тукталышларына алып китү мәсьәләсендә эш алып барылуын, быел алга китеш булачагын әйтте.

  • Казан Дәүләт автоинспекциясеннән алынган оператив мәгълүмат буенча,11 һәм 12 гыйнварда шәһәрдә 127 юл-транспорт юлы теркәлгән. Алар арасыннан 4 һәлакәттә сәламәтлекләренә зыян күрүчеләр һәм бер вафат булучы булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus