Чирмешәндә яшәүче 72 яшьлек Әкрәм Мәссаров әлеге шөгылен быел да ташламаган, Кара Чишмәдә һәм район үзәгендәге йортлары каршында кардан Кыш бабай, Кар кызы, ел символы – елан ясаган. Бу хакта «Безнең Чрмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
Чирмешәндә Мәссаровлар капка төбендә сигез кар сыны, өйләрен утлар (гирлянда) белән дә бизәгәннәр. Биредән узучыларны Кыш бабай белән Кар кызы сәламли, кечерәк Кыш
Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/
«Кар сыннары ясау - 30 ел элек башланган шөгыль. Иң беренче 1994 елда кунакханә каршына кар сыннары ясадым. Шуннан башка оешмалар да ясап бирүемне сорый башлады. Бер елга 3-4 оешмага 10-15әр сын ясый идем. Мин шуның белән «зарарлангандыр», кар яугач, кар сыннары ясыйсы килә башлый. Үткән ел көннәр җылытып, кар сыннары эреп төште. Кабат ясадым. Яңа елга өй каршын бизәү бәйгеләрендә катнашып бүләк алган еллар да булды», – дип сөйләде ул.
Ул эшләгән саен остара бара. Элек сын ясау өчен карны формаларга тутырып, аны пычак белән кискәләп ясаса, хәзер «материалны» су белән йомшартып өеп менә.
«Болай тизрәк эшләнә кебек. Сыннарны колер белән буйыйм, йөзләрен ясаганда гуаш кулланам», – ди ул.
Фото: © Кадрия Гамирова/https://nashcheremshan.ru/