Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Иран тышкы эшләр министры урынбасары белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Җәләлзадә белән очрашты. Яклар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы үзара бәйләнеш, шул исәптән парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Иран Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында аерым урынны били, соңгы елларда товар әйләнеше 200 миллион доллар билгесенә якынлашып килә, - дип искәртте Мөхәммәтшин, очрашуны ачып. – Мәдәни һәм гуманитар элемтәләребез дә нык. Республика югары уку йортларында ике меңнән артык Иран студенты белем ала».

Иран тышкы эшләр министры урынбасары билгеләп үткәнчә, гуманитар хезмәттәшлектән тыш, икътисади элемтәләрне дә киңәйтергә, шулай ук хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләрен (әйтик, туризм өлкәсендә) эзләргә кирәк.

«Безнең туристлык тармагын үстерүдә зур потенциалыбыз бар, - диде Җәләлзадә. – Казаннан Тәһранга яки безнең башка шәһәрләргә туры рейсларны яңадан ачу турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк дип саныйм».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus