Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Бүген Кукмараның тарихи Бакыр тавында роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды. Әлеге матур тантанага — спортның чаңгы төре белән кызыксынучыларны котларга район башлыгы Сергей Димитриев белән «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

«Чынлап та бик көтелгән мизгел. Хәтерләсәгез бу тирәне куе агачлык баскан иде. Энтузиастлар 2016 елда 30 еллык тарихы булган тау чаңгысы мәйданчыгы янында чаңгыда йөрү өчен трасса төзү идеясе белән мөрәҗәгать иткәч, аларга хәерхаклы карашта булып, рөхсәт биргән идем. Ә инде тиз арада — бер ай эчендә үк агачлардан арындырып куйганнарын күреп гаҗәпләндем», — дип сәламләп, чыгышын башлады район башлыгы.

Бу эш төгәлләнгәннән соң биредә ут чыбыкларын сузып, яктырту эшләре башкарылачак дип вәгъдә иткән идем. Нәтиҗәдә аны үтәп, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Россия Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев ярдәме белән бу эш тә эшләнелде. Алга таба әлеге трассаны заманча, ягъни кар булмаганда роллерлы чаңгыда йөрерлек итеп эшләргә хыяллана башладык.

Проект ясап, 2023 елда гариза биреп, «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасына үтә алып, һәм федераль бюджеттан 117 миллион сум акча бирелде. Әлбәттә, муниципаль бюджет хисабына гына мондый күләмле эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр, яшьләр, балалар өчен бу трасса импульс булып, яңа үрләргә рухландырып торсын.

Әгъзәм Гобәйдуллин да үз чыгышында кукмаралыларның спортны үз итүен, эшли дә, ял да итү белүләрен билгеләп үтте.

«Республикада ел саен 400ләп спорт корылмалары сафка баса. Сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйлибез, ә менә аның өчен шартлар тудырылу — бөтенләй икенче мәсьәлә. Бу яктан сезнең районда яшьләр өчен шартлар тудыруга зур игьтибар бирелә», — диде ул.

... Трассаның башлангыч өлешендәге ал тасма киселеп, старт бирелгәннән соң, Кукмараның данлыклы тренеры Илфар Әхмәтов шәкертләре, алар белән бергә урта буын, ветеран спортчылар дәррәү булып юлга кузгалды. Яңа уңышлар, матур казанышлар юлы булсын ул.

Фото: © Эльвира Иванова/«Кукмор-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus