Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Равил Гайнетдин: Илебездә барган зур вакыйгалар безнең берлегебезне сорый

Бүген яңа срокка Россия мөселманнар Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган Равил хәзрәт Гайнетдин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм бердәм булуның әһәмиятен ассызыклады.

«Мөхтәрәм Рәис Рөстәм Нургалиевич, сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәтемне белдерәсем килә. Татарстан җитәкчесе буларак кына түгел, «Россия – ислам дөньясы» оешмасының стратегик күзаллау группасы җитәкчесе буларак та. Бу вазифаны сезгә дәүләтебезнең лидеры Владимир Путин үзе кушты. Сез аны югары дәрәҗәдә алып барасыз. Бу вазифаларда безнең корылтайда, Халыкара мөселманнар форумында катнашуыгыз тагын да мәртәбә өсти», – дип Равил Гайнетдин рәхмәт сүзләрен белдерде.

«Илебездә барган зур вакыйгалар, үзгәрешләр һәм илебезнең бердәмлегенә яңа неонацизм идеологиясе куркыныч янаган вакытта бара торган хезмәтләр, эшләребез бүгенге көндә безнең берлегебезне сорый. Россия халкының берлеген генә түгел, Россия Президенты сәясәтен аңлаган дөньядагы тынычлык көчләренең дә берлеген сорый», –диде Россия мөфтие.

Аның сүзләренчә, 40 илдән килгән, алар арасында мөселман илләреннән генә түгел, Ватиканнан, башка Европа илләреннән килгән спикерлар да катнашуы Россия һәм аның Президенты сәясәтен алар да куәтләгәнен күрсәтә.

«Россия мөселманнары бүген сәясәтне, иҗтимагый хәлләрне, мәгърифәтне дә яхшы аңлый. Үзенең каршысында нинди вазифалар торганны да аңлый. Без, һичшиксез, дәүләт, халкыбыз, милләтебез белән берлектә киләчәктә файдалы хезмәт итәргә үзебезнең көчебезне куячакбыз», – диде Равил Гайнетдин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus