Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан педагогы Россиянең туган тел укытучылары арасындагы бәйгедә икенче урынны алды

Казанның 19нчы гимназиясе татар теле укытучы Ләйлә Гарифҗанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

«Хис-кичерешләр бары тик уңай гына. Мин бу җиңүне әле ахыргача аңлап та бетермәдем. Туган республикамны тәкъдим итүем белән бәхетлемен һәм моның белән горурланам. Бәйгенең туган ягымда узуы – зур җаваплылык», - дип уртаклашты Гарифҗанова бәйгедә алган хис-кичерешләре белән.

Ул инде тугызынчы ел педагог булып эшләвен һәм I-XI сыйныфларда татар телен укытуын әйтте.

Гарифҗановага бүләкне РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Милли сәясәт департаменты башлыгы, бәйгенең жюри рәисе Татьяна Вагина һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.

Гыйльметдинов конкурсантларның бәйгене ябу тантанасына милли киемнәрдән килүенә игътибар юнәлтте.

16-21 сентябрьдә Казанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең соңгы этабы үтте. Быел анда Россиянең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Педагоглар Россиядә яшәүче халыкларның 36 телен тәкъдим итте. Алар арасында сөйләшүчеләр саны буенча иң зурлары да, аз санлы төп халыклар сөйләшә торганнары да бар.

Бәйгене 2022 елда РФ Мәгариф министрлыгы гамәлгә куйган.

Татарстанны шулай ук Казанның 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итте. Ул туган телләргә өйрәтү буенча Россиянең иң яхшы тәрбиячеләре бишлегенә керде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus