Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәрелә. Җил көнбатыштан исә, аннары юнәлешен төньякка үзгәртүе фаразлана. Аның тизлеге секундына 11 метр, урыны белән 18 метрга җитәргә мөмкин.