Татарстанда 6 майдан 12 майга кадәр бер атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарга бәя кыйммәтләнгән. Беренчесенең литры 49,65 сум (+0,09 процент ), икенчесе 53,63 сум (+0,17 процент) тора. Мәгълүматларны Татарстанстат тәкъдим итте.
Моннан тыш, бу чорда дизель ягулыгы 0,09 процентка, 59,97 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-98 маркалы ягулык бәясе, киресенчә, 10 тиенгә, 68,08 сумга кадәр (-0,15 процент) төшкән.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек АИ-92 маркалы бензин 3 тиенгә, 49,61 сумга кадәр арзанайган иде