Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Казан мэры Илсур Метшин Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында әти-әниләре бакчасында бәрәңге утыртканнар. Айдар Метшин үзенең Telegram-каналында фотосы белән уртаклашты. Фотода аның белән янәшә - Илсур Метшин.
Монда аларның әти-әниләре яши, «икенче икмәк» уңышын утырту - Метшиннарның электән килгән традициясе. Гаилә өчен бу техник процесс кына түгел, ә аралашу вакыты. Парламентарий гаилә эшчәнлегенең видео һәм фотолары белән күп тапкырлар уртаклашты, дип яза «Татар-информ».
Туганнар бу юлы да уңышлы ел көтә. «Яхшы уңыш көтәбез», — дип язган Айдар Метшин.