Авиаһәлакәттә һәлак булган Иран Президенты Ибраһим Рәиси һәм аны озата баручы кешеләрнең фаҗигале үлеме сәбәпле, бүген Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгының Казандагы офисы янында импровизацияләнгән мемориал янында чәчәкләр салу тантанасы булды.
Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча парламентарийлар бөтен депутатлар корпусы исеменнән Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзаханига кайгы уртаклашып мөрәҗәгать иттеләр.
Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани республика җитәкчелегенә Иран халкы өчен авыр булган бу көннәрдә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген бирегә килгән, шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре язылган хатлар җибәргән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.