ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәмәдов белән телефон аша сөйләште. Сөйләшү Төрекмәнстан ягы инициативасы белән узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат сәркатибе Лилия Галимова.
Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте (парламентның югары палатасы) рәисе Татарстан җитәкчелегенә Төрекмәнстан делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм узган атнада булган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын югары бәяләде.
«Әлеге чарада дәүләт, дини һәм эшлекле даирәләрнең күп санлы вәкилләренең катнашуы Россиянең Ислам дөньясы белән бәйләүче звеносы сыйфатында Татарстанга карата кызыксынуның артуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте спикер.
Ул Төрекмәнстанда Россия белән хезмәттәшлек кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне югары бәяләүләрен һәм әлеге сәфәрнең Төрекмәнстан - Татарстан хезмәттәшлеге үсеше тарихында мөһим этап булачагына ышаныч белдерде.
Миңнеханов, үз чиратында, Төрекмәнстан җитәкчелегенә делегация җибәрүләре һәм Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе кысаларында стенд оештырулары өчен рәхмәт белдерде.