Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов эш сәфәре белән Кайбычка кайтып йөри. Депутат булып сайланганнан бирле ул редакция белән тыгыз элемтәдә тора. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Матбугатка язылу чорында без аның ярдәмен даими рәвештә тоябыз. Һәр яртыеллык саен ул тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, ятимнәрне, күп балалы гаиләләрне «Кайбыч таңнары» газетасына яздыру өчен финанс ярдәме күрсәтә.
Агымдагы елның икенче яртыеллыга өчен язылу дәвам итә. Фәнил Баһаветдинов яратып укучыларга кабат подписка бүләк итте.
«Кайбыч таңнары» газетасын үзем дә яратып укыйм», - ди ул.