Менделеевскиның 4нче мәктәбендә районның Мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов катнашуында ата-аналар өчен беренче тапкыр татарча җыелыш узды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
«Бүгенге көндә туган телгә хөрмәт тәрбияләү - иң әһәмиятле бурычларның берсе. Шуны күздә тотып, ата-аналарны үз эшебезнең нәтиҗәләре белән таныштырдык. Татар теле укытучысы Гөлназ Борһанова 4а сыйныфында дәрестән өзек күрсәтте. Ә укытучы Рәхилә Мәүлиева ата-аналар һәм укучылар арасында «Татарча сөйләшәбезме?» ярдәмлеге буенча блиц-уен уздырды», – дип белдерде директор Миңнечулпан Сафина.
Укучылар бу очрашуда концерт номерлары күрсәтте, ата- аналар канәгать калды, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алга таба да мондый очрашулар кирәклегенә басым ясадылар.
Ахырдан конкурсларда актив катнашкан укучыларга дипломнар, ә ата- аналарга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәктәп директоры укучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.