Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Али Багери белән очрашты. Бу турыда Татарстан җиткәчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иран делегациясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чараларында катнаша.
«Россия Федерациясе һәм Иран - күптәнге һәм якын партнерлар, безне кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә уртак караш берләштерә. Халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында илебезнең хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуальлек ала», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып.
Ул искәрткәнчә, безнең дәүләтләрнең – Россия һәм Иран лидерлары - даими диалог алып баралар, үзара визитлар ясыйлар.
«Татарстан Россия-Иран элемтәләрен үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе быел февраль аенда Тегеран һәм Исфаганга баруын искәртте. Визиты кысаларында Татарстан делегациясен Иран Президенты Ибраһим Рәиси кабул иткән.
«Очрашу мөмкинлегенә шат. KazanForum көннәрендә тыгыз эш графигына карамастан, вакыт тапкан өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, - диде Иран Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары. - Сезнең Иранга беренче сәфәрегез төбәк мөнәсәбәтләрен үстерүдә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә борылыш булды».