Оман Солтанлыгы икътисад министры Сәид Бен Мөхәммәд Әл-Сакри «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Аның фикеренчә, транспорт коридорлары төзү турында килешүләр, шул исәптән, Россиянең «Төньяк – Көньяк» коридоры – илләр арасында хезмәттәшлек һәм инвестицияләр кысаларын киңәйтергә ярдәм итә торган мөһим проектлар.
«Әлеге проектларны гамәлгә ашырылган яки планлаштырылган проектлар белән бәйләп карау мөмкинлеге бар. «Төньяк — Көньяк» коридоры хезмәттәшлек кысаларын киңәйтергә ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Нигез инде салынган, без алга таба да эшләргә тиеш. Шулай ук, Россия, Иран, Һиндстан, Кавказ районнары, Урта Азия, Якын Көнчыгыш арасында товар әйләнешенең юл картасын эшләргә кирәк», - дип өстәде ул.
14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.