Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе (парламентның югары палатасы) Гурбангулы Бердымөхәмәдов килде.
Халыкара аэропортта Төрекмәнстанның экс-Президентын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Гурбангулы Бердымөхәмәдов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килде.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.